2018 елның 27 декабрь көнендә ундүрт яшькә җиткән, ун райондашыбыз Россия паспорты иясе булды. Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар.
Миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Ирина Гарифуллина үсмерләргә матур теләкләрен юллады. Укучыларга Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә район ветереннар Советы рәисе Рифат Абдуллин Рифат тапшырды, ул һәр укучыга матур теләкләрен җиткерде. Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй Федерациясенең гимны башкарылды. Шулай ук киләчәктә укучыларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп Балтач районы яшьләр һәм спорт булеге белгече Айсылу Нуриева да жылы сузләрен житкерде. Ә “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина укучыларга паспорт тышлыклары бүләк итте.