2018 елның 17 декабрендә 14.00 сәгатьтә. район Советының утырышлар залында район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1.Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2.Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына бюджеты турында (икенче укылыш).
3.Балтач район Советының бюджетка үзгәрешләр кертү хакындагы 2018 елның 1 ноябреннән 143 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4.Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында.
5.Районның муниципаль милкенә караган һәм канәгатьләнерлек хәлдә булмавы белән файдаланылмый торган мәдәни мирас объектлары өчен ташламалы аренда түләве билгеләү Тәртибен раслау турында.
6.Балтач район Советының 2019-нчы елга эш планын раслау турында.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Балтач район Советы депутаты, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын биләүгә конкурс комиссиясе рәисе Н. Г. Зарипова чыгыш ясады.Р.Гыйлаҗев. Балтач район Советына конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм Кәримов Равил Вәгыйз улы кандидатуралары тәкъдим ителде. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Хәйретдинов Айдар Фоат улы билгеләнде.
Көн тәртибендәге калган мәсьәләләр буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, Балтач район Советының оештыру бүлеге начальнигы Р. Х. Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча, бишенче мәсьәләдән тыш, депутатлар тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.