12.12.2018 ел 09.30 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге Балтач муниципаль районы Физик культура укытучылары белән «РФ Конституциясе көненә» багышланган «РФ гражданины хокуклары» темасына әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада «Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм 26 кешедән торган укытучылар катнашты. Чара патриотизм формалаштыру, Конституция төшенчәсен бирү, РФ гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру; кызыксынучанлыкны үстерү;-хокукый мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.