2018 елның 6 декабрендә Балтач муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү үткәреләчәк

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасының күчмә кабул итү эше планына туры китереп, 06.12.2018 көнне 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча Казан районара табигатьне саклау прокуроры Хәбиров А. А. белән берлектә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Шаһиәхмәтов Р. Д. халыкны кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча мөмкин:
табигатьне саклау прокуратурасы - 8 (843)590-6-36, Төньяк территориаль идарә - 8(84366) 3-21-61 яки район хакимияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International