Балтач җирлегендә яшәүче Сәлимова Әминә Хәбибулла кызына 11 май көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.