"Хәрби хезмәткә чакыру вакытында гражданнарның хокукларын яклау" буенча - телефон аша "кайнар элемтә"

2018 елның 11 мае, җомга

18 майда хәрби хезмәткә чакыру вакытында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм аларга хокукый булышлык күрсәтү максатыннан халык өчен телефон буенча “кайнар элемтә” ачылачак.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил әгъзалары, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга, тиешле мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.

«Кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 236-00-71.

Консультация вакыты:  9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International