Нөнәгәр авыл җирлеге яңалыклары. Гафиятуллина Рауза Габдулла кызының “Сүрелмәс хисләр” китабын тәкъдир итү кичәсе

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

27.04.2018 Нөнәгәр мәдәният йортында җирле шагыйрә Гафиятуллина Рауза Габдулла кызының “Сүрелмәс хисләр” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Кичәдә Рауза апаның туганнары, балалары, классташлары, хезмәттәшләре, авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. чыгыш ясады. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, шагыйрәгә саулык, сәламәтлек, иҗат уңышлары теләделәр. Фасихов Н.Ш. Гафиятуллина Р.Г. “ Сөйгән ярыма” дигән шигыренә көй язган, кичәдә бу җыр беренче мәртәбә башкарылды. Кичәдә шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырләре укылды.

Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International