Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары!
Хөрмәтле Балтачлылар һәм балтачыбыз кунаклары!
Бүген һәркем өчен зур бәйрәм, олы тантана, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы, үзен аямыйча хезмәт куюы, сабырлыгы һәм искиткеч ихтыяр көче, бихисап корбаннар барәбәренә яуланган Бөек Жиңү көне.
Район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме, Бөек җиңүнең 73 еллыгы белән кайнар котлыйм. Һәркайсыгызга бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим.
Бүген һәрбер райондашыбыз Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән җиңүчеләрнең фидакарьлеге һәм батырлыгына баш ия. Аяусыз һәм мәкерле дошманның һөҗүменә дучар булган халкыбызга бу сугышның никадәр бәлә-каза, санап бетергесез югалтулар алып килүен сөйләп аңлату мөмкин түгел. Һәлак булган дистәләрчә миллион кеше, җимерелгән шәһәр һәм авыллар, ятимнәр белән тулган балалар йортлары, гарипләр тулы урамнар һәм вокзаллар, коллыкка алып кителгән һәм үлем лагерьларын узган меңнәрчә ватандашларыбыз. Илебезгә үз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен әнә шул кадәр корбаннар бирергә туры килде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!
Фәкать, Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Алар арасында 11200дән артыгы Балтачлылар. Шуларның яртысыннан артыграк якташыбыз батырларча һәлак булып, чит җирләрдә күмелеп калган, ә күпләрнең каберләре бүген дә билгесез. Шуның өчен районыбыз авылларында төзелгән һәйкәлләрне якташларыбызның уртак каберләре дип кабул итәбез.
Балтач җире илгә батыр йөрәкле, көчле рухлы ир-егетләр, хатын-кызлар үстерде. Советлар Союзы Геройлары – Хафиз Сабиров, Василий Булатов, Бакый Рәхимов, Хәбибулла Ибраһимов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Габдулла Гарифуллин – безнең горурлыгыбыз. Районыбыздан 68 хатын-кыз фронтка китеп, ирләрчә кыюлык белән дошманга каршы сугышып, чын батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. 7000гә якын райондашыбызның орден-медальләр белән бүләкләнүе тагын бер мәртәбә балтачлыларның фронттагы тәвәкәллеге, җиңүгә омтылышы, туган җиргә чиксез мәхәббәтләре турында сөйли.
Сугыш йөгенең авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән һәм башларыннан кичергән райондашларыбызга мең рәхмәт.
Тылда калганнарга тормышының һәр көнен үзе бер батырлык булган. Авылда фронт өчен күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстерү, азык-төлек, шәһәрләрдә сугыш кораллары җитештерү, фронттагыларга җылы кием-салым хәстәрләү болар барысы фидакарь хатын-кызларыбыз, яшүсмерләребез, әби-бабайлар җилкәсенә төшкән. Үзләре ачлы-туклы яшәп тә аларның куйган тиңдәшсез хезмәтенә дә һәйкәлләр куярлык.
Хөрмәтле ветераннар!
Без еллар узган саен бу котычкыч сугыштан һаман ераграк аерыла барабыз. Инде сугыш турында сез сөйләгәннәрдән генә ишетеп белүче яңа буын үсеп җитте. Сезнең олы тормыш тәҗрибәгез, туган илебезгә һәм халкыбызга чиксез мәхәббәтегез, батырлыгыгыз үрнәгендә генә без әхлаклы яшь буын тәрбияли алачакбыз Җиңү көнен якынайту, фашизмны тар-мар итү өчен гомерләрен дә кызганмыйча, армый-талмый көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы, рухи ныклыгы алдында без баш иябез!
Дан һәм ихтирам Сезгә, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Һәлак булганнарга мәңгелек дан! Сезне барыбыз өчен дә изге һәм кадерле булган Бөек Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Илебезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен һәлак булган ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү хакына игелекле гамәлләр кылу юлында барыбызга да уңышлар һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән! Жиңү белән, изге күңелле сугыш хәм тыл ветераннары, хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары!
Ихтирам белән район Башлыгы Рамил Нотфуллин