“Халыклар дуслыгы”  музеенда  укучыларга паспорт тапшыру тантанасы  булды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Агымдагы елның Бөек Җиңү көне уңаеннан - 7 май көнне районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы”  музеенда 14 яше тулган  укучыларга паспорт тапшыру тантанасы  оештырдылар. 

ГХАТ бүлеге  җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова иң элек яшүсмерләрне паспортның килеп чыгу  тарихы  белән таныштырды,  паспортка кагылышлы сораулар бирде. Укучылар  әлеге сорауларга  дөрес җаваплар биреп, үзләренең  белемнәрен ныгытып кына калмадылар,  ә тапкырлыкларын да күрсәтеп, үзләренең тормышларынлагы иң кирәкле мөһим документка – Россия  паспортына ия булырга  хокуклы булуларын дәлилләделәр.

Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция  хезмәте бүлеге инспекторы Ирина Гарифуллина  тапшырды. Бу чарада шулай район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина  һәм  музей хезмәткәрләре  дә катнашты. Алар балаларга фатыйха итеп, “Районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнары, Сез  паспорт алган бу  көнне зур бәйрәм буларак кабул итсәгез иде!” дип,  теләк-тәкъдимнәрен ирештерделәр.

Чыннан да, әлеге көн укучылар күңелендә озак сакланыр. Аларга  биредәге хезмәткәрләр  музей заллары буйлап экскурсия оештырдылар  һәм истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International