«Үлемсез полк» – Җиңү парадының бер үзенчәлекле традициясенә әверелде

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Быел Бөек Җиңүнең 73еллыгына багышлап Россиянең һәрбер шәһәрендә һәм шулай ук  республикабызның барлык районнарында  “Үлемсез полк” акциясе узачак.

 «Үлемсез полк» акциясе –  9 май көнне үтә торган Җиңү парадына күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык тезелеп сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.

“Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында сугыш чоры материалларын туплау эше бүген дә  дәвам итә. Районыбызда да бу игелекле гамәлгә кушылучылар бар. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән батыр йөрәкле якташларыбызны, хәбәрсез югалганнарны, яу кырында ятып калганнарны без белергә тиеш.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен А3 форматында фотография белән транспарант әзерләргә кирәк. Фотография астына солдатның исем фамилиясен язу киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International