РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллион сумга якын өстәмә акча кирәк.
Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары артты. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә.
“Эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларына тулысынча җавап биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын 11 мең 163 сумнан да кимрәк итеп түләмәскә тиеш. Әгәр эш бирүче законда күрсәтелгән сумманы түләмәсә, ул эш бирүче административ җаваплылыкка тартылачак
Закон бозучылар РФнең административ тәртип бозу кодексының 5.27 маддәсе нигезендә җавапка тартыла. Хокуклары бозылган хезмәткәрләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.