Балтачның "Форпост" үзәге бәйрәмдә җәмәгать тәртибен саклады

2018 елның 4 мае, җомга

1 май көнне  Сабантуй" паркында узган  "Яз һәм хезмәт бәйрәме - 2018"дә Балтачның "Форпост" үзәге чара барышында  район эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклады. Бу эштә район башкарма комитетының яшь хезмәткәрләре, Нормадагы 2нче номерлы агросәнәгать һөнәри көллият филиалы укучылары катнашты. 

"Форпост" хезмәткәрләре белән иң элек террор куркынычсызлыгын тәэмин итү,  хокук бозу очракларын булдырмау һәм  игътибарлылык буенча инструктаж үткәрелде. Бәйрәм тыныч, имин шартларда үтте, җәмәгать тәртибен бозулар күзәтелмәде, дип хәбәр итә, "Форпост"  үзәге  директоры Ф.Гыйлемҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International