28 апрель көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советының егерме икенче утырышы булды

2018 елның 28 апреле, шимбә

28 апрель көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советының егерме икенче утырышы булды       

Утырышны   Балтач   район    башлыгы,    район    Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Бүгенге утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре һәм район Советы депутатлары, авыл җирлеге башлыклары   катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2017-нче елгы бюджет үтәлешен раслау  турында.

2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3. Балтач  муниципаль районының  агымдагы елның  3 айлык бюджет үтәлеше турында.

4. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш).

5. Балтач муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының торышы турында.

6. Балтач муниципаль районы  участок сайлау комиссияләренең составларына (резерв составларына)  кандидатуралар  тәкъдим итү турында.

7. Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыларның, муниципаль хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакын билгеләү һәм аны башкару тәртибе турында.

8. Төрлесеннән.

Беренче, икенче, өченче көн тәртипләре буенча район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.

Дүртенче көн тәртибе буенча – район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафин, бишенче көн тәртибе буенча  –  район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев,  алтынчы көн тәртибе буенча  –  Балтач район Советының аппарат җитәкчесе Ирек Сәяф улы Сабиров,  җиденче көн тәртибе буенча  –  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин, сигезенче көн тәртибе буенча  –  район башлыгы урынбасары  Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.

Шулай ук көн тәртибендәге мәсьәләләргә өстәмәләр һәм фикер-тәкъдимнәр  кертү өчен район финанс-бюджет комиссиясе рәисе Наил Рәүф улы Гыйләҗев, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Заһидуллин һәм район Советы депутаты Сәйдәш Мәгъсүм улы Исрафилов чыгышлары тыңланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International