Без-Тукай оныклары

2018 елның 27 апреле, җомга

 Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр.  Аның шигырьләре,әкиятләре ничәмә-ничә буын балаларга туган илне, телне яратырга,хезмәт сөяргә , өлкәннәрне хөрмәт итәргә өнди .Шагыйрьнең туган көненә карата Арбор авыл китапханәсендә 26 апрель көнне "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Кичәдә балалар Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр, Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә ахырында "Тукай-безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International