28 декабрь көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре “Тайгалак-Шугалак” катогында яңа ел тамашасы уздырды. Чара кысаларында кечкенә балалар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә төрле уеннар каралган иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны уйнатты, биетте, җырлатты. Балалар Кыш бабайга Яңа ел турында шигырьләрен сөйләделәр, ә бабакай аларга конфетар өләште.