1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу ункөнлек аларга даими игътибар һәм социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан Балтач Үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре чикле булса да, ихтыяр көче, яшәүгә дәрте, тормышка мәхәббәте чиксез булган, сынауларда сыгылмыйча яши белгән кешеләр белән очрашу узды. Очрашу матур җырлар, уйландыргыч шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук аларны борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенде, файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр дә әйтелде

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International