Көз һәм кыш айлары җәяүлеләр өчен аеруча да куркыныч. Чөнки караңгыда машина йөртүчеләр аларны күреп бетермәскә мөмкин. Җәүлеләр катнашындагы фаҗигаләрнең күбесе шунлыктан килеп чыга да инде. Ә җәяүлеләрнең бер өлешен балалар тәшкил итә. Юлда балалар канашындагы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре 15 ноябрь көнне балаларга караңгыда яна торган яктырткыч элементлар таратты.
2022 елның 15 ноябре, сишәмбе