14 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә “Алтын көздә матур сәфәр” дип аталган мәдәни дәрес үткәрде. 1 сыйныф укучылары Татарстан Республикасының мәдәни мирасы, истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, мәдәният учаклары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

2022 елның 14 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International