Район Советы компетенциясе:
район Уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
район территориясендә РФ һәм ТР законнарына каршы килми торган гомуми мәҗбүри кагыйдәләр билгеләү;
район бюджетын һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау;
Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, аларны түләү буенча ташламалар бирү;
районны үстерү планнарын һәм программаларын кабул итү, аларның үтәлеше турында хисапларны раслау;
чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору турында инициатива күрсәтү;
җирле референдумны билгеләү;
район башлыгын сайлау;
район Башкарма комитеты җитәкчесен, Финанс-бюджет палатасы рәисен, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләп кую, аларның отставкасын кабул итү;
район Башкарма комитеты структурасын раслау, аның хезмәткәрләренең чик санын билгеләү;
район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибен билгеләү, Конкурс комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую;
Контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәне, Финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәне һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәне раслау;
район сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую;
чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне билгеләү;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру;
районның муниципаль милкендәге мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибен, шул исәптән аны федераль законнар нигезендә хосусыйлаштыру тәртибен һәм шартларын билгеләү; район Советы белән килештереп яисә раслаганнан соң читләштерелә торган муниципаль мөлкәт төрләре исемлеген билгеләү;
муниципаль предприятиеләрне һәм учреждениеләрне төзү, үзгәртеп оештыру һәм бетерү турында карарлар кабул итү тәртибен, шулай ук муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәтләренә тарифлар билгеләү һәм аларны билгеләү тәртибен билгеләү, әгәр федераль законнарда башкасы каралмаган булса;
муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында районның катнашу тәртибен билгеләү;
район җирле үзидарә органнары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү тәртибен билгеләү;
җирле үзидарә органнарының һәм район җирле үзидарәсе вазыйфаи затларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен үтәвен тикшереп тору;
район тарафыннан заем акчаларын җәлеп итү тәртибен раслау, шул исәптән тышкы заем алуларны җәлеп итү юлы белән, муниципаль кыйммәтле кәгазьләр чыгару тәртибен билгеләү;
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә районны территориаль планлаштыру документларын, башка шәһәр төзелеше документларын раслау;
гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурсларның җирле резервларын булдыру һәм алардан файдалану тәртибен билгеләү;
җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү өчен район бюджетыннан кирәкле акчалар бүлеп бирү шартларын һәм тәртибен билгеләү;
коммерциягә карамаган автономияле оешмалар һәм фондлар рәвешендә коммерциягә карамаган оешмалар төзү турында карарлар кабул итү;
үз массакүләм мәгълүмат чараларын оештыру;
район Уставына һәм район Советы карарларына аңлатма;
район Советы Регламентын һәм үз эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча башка карарлар кабул итү;
район Советы аппараты турындагы нигезләмәне раслау;
федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль районнарның вәкиллекле органнары карамагына кертелгән башка вәкаләтләр, шулай ук әлеге устав белән район Советы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләр.
Соңгы яңарту: 2025 елның 10 ноябре, 08:35