Салавычлар "Көзге бал"да нинди "мөгез" чыгарган?
"Көзге бал" диюгә төрле маскалар кигән егет-кызлар күз алдына килә. Әмма замана таләпләре хәзер башка: яшьләрне бию белән кызыктырып булмый. Салавыч мәдәният йорты бу бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздырды.

24 октябрь кичендә Салавыч мәдәният йортында «Көзге бал» булып узды. Клуб мөдире Фирая Җиһаншина алдан ук яшьләргә ике команда төзергә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, Биктәш авылы — «Сикәлтәле юл», Салавычлар — «АКШ» («Алтын көз шаяннары») командаларын туплаган. Мондый кызыклы һәм шаулап торган бәйрәмне инде күптән күргән юк иде. Командаларга көзгә бәйле уеннар әзерләнгән: күзне бәйләп бәрәңге чүпләү, көзге прическа ясау, көзге уңышлардан берәр ризык хәзерләү, миләштән муенса җыю. Командалар музыкаль номерлар да әзерләгән: Илзия Габдрахманова җырлаганда уенчылар талгын бию башкарса, Эльвина Тихонова җырлаганда кушылып җырлап, биеп тордылар. Яшьләр һәр уенны зур кызыксыну белән кабул итте. Егетләр кызларга көзге прическа ясагандагы мизгелне күрә дә искиткеч кызыклы иде. Түзеп утырган кызларга рәхмәт!

Ахырдан жюри әгъзалары — Салавыч мәдәният йорты мөдире Фирая Җиһаншина һәм Биктәш клубы мөдире Гөлира Нуриева ике командага да бүләкләр өләште, нәтиҗә ясады. Ике авылны очраштыруның тагын бер сәбәбе бар иде — 4 нче ноябрь Халыклар дуслыгы көне. Бу очрашуда дуслык җиңде дә. Чыннан да, Салавыч белән Биктәш авыллары халкы үзара дус һәм тату яши.

Яшьләр клубка йөрми, диләр. Әйе, элеккеге кебек дискотекага йөрүләр хәзер бетеп бара. Әмма кызыклы конкурслар, уеннар, кичәләрне алар бик җылы кабул итә.


docx
Скачать текст
DOCX, 11.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International