7 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсе 6-7 сыйныф укучыларына Республика балалар китапханәсе тарафыннан бирелгән “ Бу мавыктыргыч дөнья”(“Этот удивительный мир”) дип исемләнгән анкета сорауларына җаваплар яздыртты.Укучылар экология елы уңаеннан “Табигать дөньясына- китап аша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар,экология сүзенең мәгънәсе,табигать һәм аны саклауда кешенең роле турында җылы һәм җанлы сөйләшү үткәрелде.Бу чарага 9 укучы катнашты.