"Җиңү килде илне сөендереп"

8 мая 2016 г., воскресенье

Шубан авыл җирлегендә 8 май көнне “Җиңү килде илне сөендереп” исеме астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар, авылыбыз ветераннары катнашында  кичә-митинг үткэрелде.

Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International