21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- исемле акциясе кысаларында Шубан авыл китапханәсе Шубан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Без Тукай оныклары” дигән акция үткәрелде. Акция барышында сабыйлар Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Шулай ук сабыйлар шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән дә таныштылар, яттан шигырьләрен сөйләделәр.
Шул ук көнне көннең икенче яртысында китапханәдә 4 сыйныф укучылары белән ,,Тукай – сүнмәс йолдыз ул” исемле кичә үтте. Шулай ук укучылар Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштылар. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
22 апрель көнне китапханәгә 2 сыйныф укучылары кунак булып килеп Тукайның балачагы, иҗаты белән таныштылар Тукай әсәрләре буенча әвәләп сыннар ясадылар.