Февраль аенда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның район конкурслары булып утте.
Район конкурсында җиңүчеләр 15 нче мартта Питрәчтә республика конкурсының зона ярышында 8 район составында катнашып, зур җиңү белән кайттылар. Чепья урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Хрисанова Миляүшә Шамил кызы сыйныф җитәкчеләре арасында I урын, Гимназиядән Жәләлова Әнисә Рәсим кызы психологлар арасында I урын , Субаш төп мәктәбеннән тәрбия эшләре үзәгенең туризм түгәрәге җитәкчесе Хөснетдинов Азат Альберт улы өстәмә белем бирү педагоглары арасында I I урын яуладылар. Алар мартның сонгы атнасында Казан шәһәрендә республика күләмендә район данын яклаячаклар.
Чепья урта мәктәбеннән Чепья урта мәктәбенен педагог-оештыручысы Чупанова Ирина Григорьевна IV урынга лаек булды.
Эшләрендә уңышлар , киләчәктә зур җиңүләр телибез аларга.