Шубан авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары өчен «Мин кулыма китап алам» исемле библиографик дәрес үткәрелде. Максаты китапханәгә яшь укучылар кабул итү: китап укуга кызыксыну уяту; аларга сакчыл караш тәрбияләү. “Яңа китап-яңа дус” исемле китап күргәзмәсе куелды. Балалар кичә барышында Хәтер китабы һәм Кызыл китап белән якыннан таныштылар. Китаплар больницасында булдылар, күп төрле биремнәр чиштеләр. Кичә ахырында һәммәсенә бүләк итеп раскраска китаплар бирелде.