Шубан авыл китапханәсендә драм түгәрәккә йөрүчеләр белән «Күбәләктәй оча яшьлек, Талпына, канатлана» исемле кичә үткәрелде. Кичәгә драм түгәрәккә йөручеләр кунакка чакырылды. «Театр яктылыкка нурга илтә» исемле китап күргәзмәсе ясалды. Кичә уен – бәйге рәвешендә үткәрелде. Ике командага бүленеп уеннар уйнатылды: хәрефләр турындагы табышмакларга җаваплар эзләнде, кроссвордлар чиштеләр, шигырьләр чыгардылар, әкиятләрне искә төшерделәр, гармунга бик күп төрле җырлар җырлап биеделәр бик күңелле ял иттеләр. Кичә беткәч тәмләп чәй эчтеләр. Алдагы очрашуларга планнар корып таралыштылар.