Шубан авыл китапханәсендә 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан ,,Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел" исемле кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп 3 сыйныфлар укучылары чакырылды. Укучыларга "Халыкара туган тел көне” тарихы турында сөйләнде. ,,Без татарлар, туган телебез-татар теле” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Һәр балага өй эше бирелгән иде берәр авторның шигырен өйрәнеп килү. Укучылар белән викторина оештырды. Бүләкләр тапшырылды.