23 февраль көнне Шубан авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әти дә көлеп торсын” исемле кичә үткәрелде. Кичәгә берничә семья кунакка чакырылды. Анда әтиләр генә түгел, ә аларның тормыш иптәшләре дә төрле ярышларда көч сынашты. балалары җанатарлар булды. Кичәгә 8 төрле бирем әзерләнде һәм ул биремнәрнең күп өлеше ир егетләребез өчен Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көненә карата иде. Шулай булуга карамастан аларның тормыш иптәшләре дә сораулардан куркып тормадылар барлык сорауларга җавап таптылар. Ахырдан катнашучыларга махсус бүләкләр бирелде. Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды. Бу чын дәрәҗәсендә гаилә бәйрәме дә иде. 8 март бәйрәменә дә килергә теләкләрен белдереп таралдылар.