2 нче октябрь көнне Салавыч мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан аларны хөрмәтләү чарасы үткәрелде. Чәй өстәле белән каршы алып, китапханә тарафыннан эшләнгән "Кулларыннан гөлләр тама" исемендәге өлкәннәрнең кул эшләре белән танышканнан соң мәктәп, ясле-бакча, мәдәният йорты һәм китапханә катнашында зур концерт куелды.