Дети войны

23 апреля 2014 г., среда

22 апрель көнне Куныр урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы чоры балалары белән “Сезнең сабырлыкка, сезнең батырлыкка- мәңге-мәңге хәйран калырлык” дигән очрашу булды. Очрашуда Куныр, Дорга, Шода авылларыннан 41 кеше катнашты. Кичәне мәктәп укучылары бик эчтәлекле, сугыш чоры турында видеороликлар күрсәтеп, күңелләргә тиярлек итеп алып бардылар. Ә балачаклары сугыш чорына эләккән абыйлар-апалар үзләренең тормышларын, истә калган вакыйгаларны сөйләп күңелләрне тетрәндерделәр, күпләрнең күзләрендә яшь иде. Сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International