Бөек Җиңүгә 68 ел!

8 мая 2013 г., среда

Бөек Җиңүгә 68 ел!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле райондашларыбыз!

Сезне чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын куңелдән тәбрик итәбез! һәркайсыгызга бәхет, сәламәтлек, хәерле озын гомер, иминлек телибез.

        Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, 1700 дән артык шәһәр һәм 70 меңнән күбрәк авылларны хәрабә хәленә китерде, һәр йортка, һәр семьяга кайгы-хәсрәт, төзәлмәслек тән хәм җан яралары алып килде.

Безнең сугыш корбаннарының берсен дэ онытырга хакыбыз юк. Фәкать безнең Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, алар арасында 12 меңгә якын кеше - балтачлылар. 6 меңгә якын районыбыз батырлары сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калды. Бу Җиңү көнендә һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр йортта ул котычкыч сугыш корбаннарын искә алалар.

Якташларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы аларны мәңгелек данга күмде. Алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 кеше медальләр белән бүләкләнде.

Районыбызның 68 хатын-кызы Бөек Ватан сугышында егетләрчә, ирләрчә сугыштылар.

Ул елларда районыбызның бөтен халкы, олысы, кечесе, тулысы белән “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг астында хезмәт куйды. Шуңа күрә дә бу шатлыклы бәйрәм көнендә без каһарман сугышчылар белән бергә, ач-ялангач, салкын язгы суларда чабаталы килеш, чәчү орлыкларын дистәләрчә километрлар иңнәренә салып, алып кайткан, колхоз кырларында ялны белмичә, күңел һәм тән яраларын сиздермичә, аруга бирешмичә эшләп, уртак җиңуне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә шулай ук зур ихтирам хисләре белән искә алабыз.

Хөрмәтле ветераннарыбыз!

      Дәһшәтле сугыш еллары ерагайган саен, Бөек Җиңуне яулаган, аны якынайткан, үзләрен онытылмас данга күмгән ветераннарыбыз сафы, ни кызганыч, сирәгәя бара. Бүген районыбызда бары 51 фронтовик, 1021 тыл хезмәтчәне яши.

Без, - бүгенге буын, Бөек Җиңү конен яулап алган ватандашларыбызны, райондашларыбызны һичкайчан онытмаска тиеш икәнен яхшы анлыйбыз. Нәкъ менә Сез, нинди генә яшьтә булуыгызга карамыйча, ару-талуны белмичә, көнне төнгә ялгап хезмәт куеп Жину таңын якынайттыгыз. Сез ихтирамның иң олысына лаек кешеләр!

        Фашизмны тар-мар итү, Җиңү көнен китеру өчен гомерләрен дә кызганмыйча армый-талмый көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы, рухи ныклыгы алдында баш иябез. Рәхмәт Сезгә!

 Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле балтачлылар һәм Балтачыбыз кунаклары!

Сезне кабат мәртәбә  Бөек Җиңү көне белән котлап барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.

                                                       Бәйрәм белән!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International