Гади генә итеп әйткәндә, быел табигатьне саклау белән шөгыльләнүче оешмаларга әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтыны киметүгә юнәлтелгән чаралар уздыруга, оргнанизация учреждения җитәкчеләренә, халык һәм иҗтимагый оешмаларны җәлеп итүгә, мониторинг системасын нәтиҗәле эшләтүгә игътибар бирү сорала.
Елдагы традиция буенча, язгы чорда әйләнә-тирәбезнең экологик халәтен яхшырту уңаеннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 нче мартыннан 537-р номерлы махсус боерыгы нигезендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шушы боерык нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә урыннарда тиешле югарылыкта эш оештыру бурычы йөкләнде.Шул ук:
- предприятие, оешма, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләргә халык белән берлектә урыннарда нәтиҗәле рәвештә чистарту, тәртипкә китерү буенча хезмәт оештыру билгеләнде;
- елга буйларын, парклар, скверлар, балалар площадкаларын, базар территорияләрен, халык күпләп ял итү урыннарын, шәхси яшәү секторларын чистарту һәи ремонтлау буенча бурычлар җиткерелде;
- чүп җыю һәм чыгару буенча төрак – коммуналь хуҗалыкларына көчәйтелгән режимда эш оештыру йөкләнде.
Районыбыз территориясендә элеге чараларны тиешле югарылыкта үтәү өчен район башкарма комитета җитәчесе “Балтач муниципаль районында территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык уткәрү турында” карар чыгарды №105 04.04.2013. Шушы карар нигезендә оператив штаб һәм икеайлык кысаларныда эшлисе эшләр планы булдырылды. Оператив штаб өч эшлекле комиссиягә бүленде һәм авыл җирлекләренә рейдларга йөрү башланып китте
Районыбызны чистарту эшенең чираттагы этапы итеп, 26 апрель – гомумрайон өмә көннәре дип игълан ителгән иде.
Оператив штабтан тыш районыбыз территорияләрен тәртипкә китерү эшендә административ комиссия дә зур роль уйный. Комиссия вәкилләре тикшеру рейдлары уздырып, кызыл линияләрдән урам якка чыгарып төзелеш материаллары өючеләр, төзелештән соң чүп өемнәре калдыручылар белән актив көрәшә. Әлегә кадәр комиссия кисәтү белән генә чикләнеп калса, моннан соң административ хокук бозучыларга карата кырысланып штраф сала башлаячак.
РФ сенең административ кодексының 3.6 матдәсе нигезендә экологогия инспекторы җаваплы затларга 15-30 меңгә кадәр, оешма юридик затларга 200-500 меңгә кадәр, физик затларга 2-3,5 менгә кадәр штрафка тартырга мөмкин