КВН ярышларына 6 нчы март көнендә нәтиҗә ясалды

7 марта 2013 г., четверг
Барлык уеннарга нәтиҗә ясап, «Музыкаль бәлеш» - 19,8 балл, «Каймаклар» - 19,2 балл, «Сливки» - 18,5 балл, «Хәерле юл» - 18,6 балл җыйдылар.

    Җиңүчеләрне тәбрик итергә һәм үз теләкләрен җиткерер өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Зәкиев Вакыйф Мансуровичка сүз бирелде. Сүзнең башында Вакыйф Мансурович барлык КВНда катнашкан командаларга үз рәхмәтләрен җиткерде һәм хөрмәтле хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8 нче март бәйрәме белән тәбрик итте. 

    Уеннарга нәтиҗә ясап:

    Гран-при: «Музыкаль бәлеш»
    1 нче урын: «Каймаклар»
    2 нче урын: «Хәерле юл»
    3 нче урын: «Сливки»

    Шулай ук, тамачачы мәхәббәтен яулаган команда: «Интерда», иң тапкыр командалар: «Интерны», «Сберкнижка», иң шаян командалар: «Ассорти, «Первая лучшая» командалары танылды.

    Узган КВН мизгелләрен искә алырга дип без сезгә фото-видео материалларын тәкъдим итәбез.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International