Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

7 марта 2013 г., четверг

    Чын күңелдән Балтач район Советы, анын депутатлары һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм!


   Җир йөзендә тормышны саклап калу, дәвам иттерү һәм аның тантана итүе хакына фидакарьләрчә армый-талмый тырышуыгыз өчен, төп хезмәтегез белән беррәттән гаилә хакында кайгырту, балалар тәрбияләү кебек олы вазифаларны намус белэн башкаруыгыз өчен  дә сезгә ихлас зур рәхмәтемне җиткерәм.    

   Кайда һәм кем генә булып эшләмәсен, хатын-кызлар һәрвакыт  жәмгыятьтә актив әйдәп баручы көч булдылар. Нинди генә эшкә алынсалар да, аны уңышлы башкарып чыктылар, һәм без  моны үзебезнең  тормыштан куреп  беләбез. Бүген хатын-кыз үзен чын һөнәр остасы итеп танытмаган бер генә эшчәнлек даирәсе дә юктыр.     Хатын-кызлар нинди генә яшьтә булмасын, аларның рухи үсешен тәэмин итәргә, җәмгыятьтәге ролен күтәрергә, аңа гаилә иминлеген саклауга ярдәм итәргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Ул үзенең җәмгыять өчен бик кирәкле кеше булуын һәрдаим тоеп яшәргә тиеш. Хатын-кызга реаль ярдәм күрсәтү һәм җылы сүзләр әйтү фәкать 8 Март көне белән генә чикләнмәсен иде дигән теләгем бар.

   Без җәмгыять үсешенең бик җаваплы чорында яшибез. Шуңа күрә заманыбызның күп проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүдә булышучы хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары торган саен зуррак роль уйный.  Авыл жирлекләренең хатын-кызлар Советы җитәкчеләренә җәмәгать эшләрендә вакытларын кызганмыйча, кеше кайгысын үз кайгысы итеп борчылып, жәмгыятебезнең әле яшэп килә торган кимчелекләрен бетерү юнәлешендә актив эшчәнлекләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

   Кешелекнең асыл затлары – хатын-кызларның уңышлары бөтен җәмгыятебезнең уртак казанышы булсын иде. Шуңа күрә дә  тырыш һәм уңган хатын-кызларыбыз, изге күңелле аналарыбыз образларын активрак пропагандаларга, хатын-кызлар туплаган уңай тәҗрибә хакында ешрак сөйләргә кирәк дип уйлыйм. Ә бит бүгенге көндә дә районыбызның  төрле тармакларында нәтиҗәле, тырыш хезмәт куйган асыл затларыбызны күпләп санарга мөмкин булыр иде.   Сыер савучы һәм  терлекче, укытучы һәм табиб, хисапчы һәм сатучы, мәдәният хезмәткәре хэм башка социаль сферада эшләүче, әни исемен горур йөртүче һәм үз тәрбиясенә ятим балаларны алган, аларга йөрәгенең җылысын биргән һәрбер гүзәл хатын-кызларыбыз  олы ихтирамга лаек һәм мин районыбызның барлык асыл затларына багышлап тагы бер кат рәхмәт хисләремне әйтәсем  килә.

   Кадерле әниләр һәм әбиләр, апалар, кадерле сеңелләр! Сезне чын йөрәктән 8 Март бәйрәме белән котлыйм, сезгә сәламәтлек телим һәм мондый матур бәйрәмнәр сезнең тормышыгызда мөмкин кадәр кубрәк булсын иде дигән теләктә калам. Илебез һәм халкыбыз хакына башкарган һәм башкарылучы барлык эшләрегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

   Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле, сөйкемле һәм гүзәл затлар булып калыгыз!  Сезгә зур бәхет, шатлыклы тормыш, якыннарыгызның кайнар мәхәббәтен һәм нык сәламәтлек телим!

   Барыгызны да бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

 

                                                               Балтач район башлыгы

                                                             Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International