3 март көнне Түнтәр буасында районкүләм балыкчылар ярышы уздырылды. Әлеге ярышлар узган ел матур гына башлангыч алган булса, быел да купсанлы hәвәскәр балыкчылар соравы буенча үткәрелде. Узган елдан аермалы буларак, быел ярышларга Арча, Шәмәрдән, хәтта Нижнекамск шәхәрләреннән дә кайтканнар иде.
Ярышларга барлыгы 107 балыкчы килгән иде. Ярышлар сәг. 11.00 дә башланырга тиеш булса да, иртәнге сәг. 8.00 дә үк биредә тынгысыз балыкчыларны күрергә була иде инде. Ярышларга килгән хәркем кайнар коймак, чәй, шашлыктан hәм пловтан авыз итте. Ярышларны “Хыял” яшьләр үзәге директоры - Айдар Валиев ачып җибәреп, ярышларның узу тәртибе белән таныштырганнан соң, барлык регистрация узып, номер алган хәвәскәр балыкчылар бозга ашыкты.
Шунысы куанычлы, ярышларны күзәтергә районыбызның төрле почмакларыннан, бигрәк тә Түнтәр авылы җанатарлары күп килгән иде. Балаларга чаналар бирелде, алар рәхәтләнеп тау шудылар.
Балыкчылар 2 сәг. дәвамында матур жырлар hәм хөкемдарлар күзәтуе астында балык тоттылар. Жюри hэрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады.
Иң беренче балык тотучы – Ильфат Котдусов (Балтач)
Иң яшь балыкчы – Самир Гайфуллин (Норма, 20.04.2005 ел)
Иң олы балыкчы - Александр Прокопьев (Сала-Кушкет, 10.10.1949 ел)
Иң күп балык тотучы:
1. Рамиль Хайруллин (Балтач, 53 шт.)
2. Руслан Осипов (Балтач, 30 шт.)
3. Александр Прокопьев (Сала-Кушкет, 24 шт.)
Килограмм буенча:
1. Ильшат Хасанов (Куныр, 0,880гр.)
2. Гайсин Виниамин( Балтач, 0,490гр.)
3. Рөстэм Габделхаков (Салавыч, 0,480гр.)
Иң зур балык тотучы - Владимир Филиппов ( Малые Лызи, 18,5 см.)
Ярыш көнендә туган көн иясе: Рамиль Зарипов (Балтач, 03.03.1981ел)
Барлык номинациядә жиңү яулаган иң җитез, иң оста 14 балыкчы билгеле бер аралыкны йогереп узып, яңа урында боз тишүдә үзләрен сынадылар:
Абсолют җиңүчене билгеләр өчен барлык балыкчы-финалистлар янәдән бер сафка тезелде. Алар алдында шулай ук билгеле бер аралыкны үтеп, бәке тишеп, кармак салып, беренче балыкны каптыру бурычы тора иде. 5 минут та үтмәде, иң җитез, иң, иң, иң оста, 2013 елгы кышкы балык тоту ярышларының абсолют җиңүчесе ачыкланды. Ул янәдән ярыш башында беренче булып балык тотучы Балтач егете - Ильфат Котдусов иде.
Ярышта районыбыз җитәкчеләре, шулай ук районыбыз табигатен саклау җәмгыяте вәкилләре килгән иде. Алар катнашучыларны бәйрәм белән котлап, күңнелле генә викторина үткәрделәр, җиңүчеләрне Кызыл китап, энциклопедия, календарь белән буләкләделәр.
Гомумән, 2013 елның кышкы балыкчылар ярышы бик оешкан төстә хәм күтәренке рухта барды. Барлык җиңучеләргә саллы гына бүләкләр тапшырылды. Форсаттан чыгып, ярышларны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, Түнтәр авылы җирлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Әлеге ярышлар матур традиция булып, районыбыз балыкчыларының көтеп алган бәйрәменә әверелсен иде!