Габдулла Гарифуллин истәлегенә хоккей

19 февраля 2013 г., вторник

16-17 февраль көннәрендә Бөек Ватан сугышы герое, якташыбыз, Янгул авылыннан чыккан Габдулла Гарифуллин истәлегенә, аның кияве шәхси эшмәкәр, Бөрбаштан Хайруллин Гыйлмулла иганәчелегендә ир-егетләр арасында хоккей ярышлары булып узды.

            Барысы ярышта 8 команда, ике зонада (Бөрбаш һәм Янгул) көч сынаштылар.

Ярышлар барышында, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Янгул авылы егете, дуслык ордены кавалеры Фәрит Әхмәдиев, ярышның төп иганәчесе Гыйлмулла Хәйруллин һәм һәр команда вәкилләре, Габдулла Гарифуллин кабере янында аны бер минутлык тынлык, яхшы сүзләр белән искә алдылар. Кабергә чәчәк кую оештырылган иде.

 

Ярышлар нәтиҗәсе:

1. Пүскән

2. Бөрбаш

3. Салавыч

 

Иң яхшы уенчы – Корбангалиев Алмаз (Бөрбаш)

Иң яхшы капкачы – Галиев Айдар (Пүскән)

Иң яхшы сакчы – Латыйпов Рушан (Салавыч)

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International