Балтач муниципаль район башлыгы каршында эшләп килүче Балтач муниципаль район җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу буенча комиссиясе (комиссия по соблюдению требований к служебному поведению муниципальных служащих органов местного самоуправления Балтасинского муниципального района Республики Татарстан и урегулированию конфликта интересов) муниципаль район башлыгының 2010 елның 06 сентябрендә 119 нчы карары нигезендә 6 кешелек состав белән оешты.Хезмәткәрләр составы алышынуга карап һәм комиссия составын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы тарафыннан кабул ителгән кануннарга туры китерү йөзеннән комиссия составына үзгәрешләр кертелде. Муниципаль район башлыгының 12 нче май 76 нчы номерлы карары нигезендә комиссия составында район ветераннар Советы рәисе, район профсоюз оешмаларының Координацион Советы рәисе һәм муниципаль районның җәмәгать советы вәкиле үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Комиссиянең төп вазыйфалары:
1) Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан тапшырылган керемнәр турында, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөрес яисә тулы булмавын тикшерү;
2) Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне яисэ мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында таләпләрне үтәвен тикшерү;
3) Муниципаль хезмәткәрнең иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр бирмәвенең объектив һәм мөхим сәбәпләрен тикшерү;
4) Җирле үзидарэ органнарыннан муниципаль хезмәттән киткәннән соң, идарә итү вазыйфалары муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи бурычларына кергән булса, коммерция белэн шөгыльләнүче организацияләрдә гражданлык-хокук килешүләре нигезендә эшләү өчен рөхсәт бирү;
5) Муниципаль хезмәткәрләрнең эш бирүчеләреннән кергән белешмә нигезендә муниципаль хезмәткәрләрнең башка түләүле эш белән шөгыльләнүләренә рөхсәт бирү.
Әйтеп үтелгән максатлардан чыгып 2011нче елда комиссия тарафыннан 4 утырышта 6 материал каралган, шулисәптән:
1) прокуратураданкилгән информация нигезендә 5 муниципаль хезмәткәр тарафыннан тапшырылган керемнәр турында, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөрес яисә тулы булмавы турында материалларны өйрәнеп, комиссия муниципаль хезмәткәрлэр хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне яисэ мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында таләпләрне үтәгәннәрдигән карарга килгән;
2) эчке тикшерүләр (внутренняя проверка) нигезендә 2 муниципаль хезмәткәр тарафыннан тапшырылган керемнәр турында, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөрес яисә тулы булмавы турында материалларны өйрәнеп, комиссия муниципаль хезмәткәрләр хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне яисә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында таләпләрне үтәмәгәннәр дигән карарга килгән.
3) комиссия тарафыннан муниципаль хезмәткәрләрнең эш бирүчеләреннән кергән белешмәләр нигезендә 23 муниципаль хезмәткәрнең башка түләүле эш белән шөгыльләнүе мәнфәгатьләр конфликтын китереп чыгармый дип табылган.Шул исәптән 3 кеше өстәмә түләүле эш белән даими шөгыльләнә, ә калганнары вакытлыча сайлау комисияләрендә эшлиләр.
Муниципаль хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәмәгән өчен 2011 елда 3 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
2012 нче елның 9 аенда комиссия тарафыннан 4 утырышта 5 материал каралды, шул исәптән:
- прокуратурадан килгән информация нигезендә 3 муниципаль хезмәткәр тарафыннан тапшырылган керемнәр турында, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөрес яисә тулы булмавы турында материалларны өйрәнеп, комиссия муниципаль хезмәткәрлэр хезмә ттәртибенә куелган таләпләрне яисэ мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында таләпләрне 2 муниципаль хезмәткәр үтәгәннәр, ә 1 муниципаль хезмәткәр үтәмәгән дигән карар чыгарган.
ПерфиловЮ.М.ка комиссия тарафыннан 1 ай вакыт эчендә килеп туган ситуацияне чишү өчен вакыт бирелде һәм ул юридик затларны теркәү органнарыннан коммерция оешмасының оештыручылар списогыннан чыгуы турында белешмә алып килде.
Шулай ук 2012 нче елда комиссия тарафыннан муниципаль хезмәткәрләрнең эш бирүчеләреннән кергән белешмәләр нигезендә 22 муниципаль хезмәткәрнең (сайлау комиссиясендә эшләүчеләр) башка түләүле эш белән шөгыльләнүе мәнфәгатьләр конфликтын китереп чыгармый дип табылды.
Юридик затларны теркәү органнарына таләп җибәрелеп соңгы срокларда гына эшкә алынган 4 муниципаль хезмәткәрнең коммерция оешмаларында оештыручы булып тору-тормаулары тикшерелде.
Комиссиянең эшчәнлеге белән Балтач муниципаль районының рәсми сайтында «Противодействие коррупции» бүлегендә таныша аласыз