Барыбыз да - Өмәгә!

19 апреля 2012 г., четверг

Хөрмәтле райондашлар!

Елдагы традиция буенча, язгы чорда әйләнә-тирәбезнең экологик халәтен яхшырту уңаеннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 21нче мартыннан 413-р номерлы махсус боерыгы нигезендә 1 апрельдән 1 июньгә кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шушы боерык нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә әлеге чаралар үткәрергә тәкъдим ителде:
- предприятие, учреждениеләр һәм башка оешма җитәкчеләренә, халыкка икеайлык турында информация җиткерергә;
- елга буйларын, парклар, скверлар, балалар площадкаларын, базар территорияләрен, халык күпләп ял итү урыннарын, шәхси яшәү секторларын чистарту һәм ремонтлау буенча бурычлар җиткерергә;
- чүп җыю һәм чыгару буенча торак–коммуналь хуҗалыкларга көчәйтелгән режимда эшләү тәкъдим итергә.
Районыбыз территориясендә әлеге чараларны тиешле югарылыкта үтәү өчен район башкарма комитете җитәкчесе “Балтач муниципаль районында территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында” карар чыгарды. Шушы карар нигезендә оператив штаб һәм икеайлык кысаларында эшлисе эшләр планы булдырылды.
Әйтергә кирәк, районыбыз җирлеге өчен быел да санитар-чисталык торышы язның соң килүе, карның әкрен эрүе белән авырайды. Икеайлыкның 15 көне узып та китте, шулай да әле эшлисе эшләребез шактый. Шуңа күрә районыбызны чистарту эшенең чираттагы этабы итеп, 21 апрель – шимбә көн – гомумрайон өмә көне, 6 май – якшәмбе – Хәтер көне, ягъни, җирлекләрдә зиратларны җыештыру буенча өмә көне дип игълан ителде.
21 апрель көнне оешма-учреждениеләр үзләренең бина яннарында һәм беркетелгән территорияләрдә эшләячәкләр. Шәхси йортларда яшәүче Балтач шәһәр җирлеге һәм авылларыбыз халкын урамнарда һәм йортлар каршында өелгән төрле чүп-чар, төзелеш материалларын, иске техниканы алып бетерергә чакырабыз. Күп фатирлы таш йортларда яшәүчеләр дә йорт тирәләрен чистартуда үзләренең тиешле өлешләрен кертерләр дигән зур ышаныч бар.
Бу көннәрдә барчагызны да: яшьләрне, балаларны, өлкәннәрне өмәдә актив катнашырга өндибез. Үзебез яши торган урынны төзекләндереп-тәртипләп тоту – безнең гражданлык бурычыбыз. Өстәвенә, өмәдән соң чистарып, матураеп калган урамнардан үтүе – үзе бер күңелле.
Өмә 21 апрель көнне 8 сәгатьтә башлана.

Рамил Шакиров, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International