Тәрбиягә бала алу

Тәрбиягә бала алучы гаилә  (приемная  семья) баланы (балаларны) тәрбиягә алу шартнамәсе нигезендә төзелә. Шартнамә опека һәм  попечителлек органы һәм  асрамага бала алучы ата-аналар арасында төзелә. Опека һәм попечителлек органы булачак ата – аналарга кабул ителгән урнәк нгезендә таныклык бирә.

Нинди балаларны алмаш

гаиләләргә тәрбиягә бирергә була?

Бу, беренче чиратта, ниндидер сәбәләр яше яки авырулары) аркасында  улыкка биреп булмый торган балалар.

Тәрбиягә бирелгән  балада  Россия Федераөиясе законнары нигезендә узенә тиешле алимент, пенсия (тәэмин итучесен югалткан, инвалид булганда) һәм башка  социаль түләүләр, компенсацияләр алу хокукы  саклана, ул акчалар бала  исеменә банкта ачылган исәп – хисап счетына күчерелеп барыла.

Опекун карамагындагы баланың керемнәре, шул исәптән алимент, пенсия һәм башка социаль түләүләр, шулай ук хосусый милеген файдаланудан алган керемнәре (мөстәкыйль файдаланырга хокуклы булган керемнәреннән тыш) опекун яки  тәрбия итүче тарафыннан  бары тик опекага алынган бала файдасына гына, опека  һәм попечителлек органы рөхсәте белән генә тотылырга тиеш.

Тәрбиягә бала алган гаилә , опека һәм  попечителлек органы рөхсәтеннән башка, тәрбиягә алынган баланың  мөлкәтен сатарга, алмаштырырга, бүләк итәргә, арендага түләүсез файдалануга, залогка бирергә,  бала хокукларын чикли торган төрле килешүләр төзергә хокукы юк. Опекага алынган баланың мөлкәте , милке белән идарә итү тәртибе “Опека һәм попечителлек турында”гы  Федераль законда каралган.

Тәрбиягә бирелгән  балага, торак  законнарына  туры китереп ( 24 кв.м.  ким булмаган 33 кв.м. артмаган), яшәү урыны бирелергә тиеш.

    

 

Тәрбиягә бала алган гаиләләргә түләүләр

Баланы  тәрбиягә алгач  бер мәртәбә генә бирелә торган пособие  куләме 16759,09 сум.

Мәктәпкәчә яшькә кадәрге  баланы тәрбияләүгә 8309,0 сум күләмендә, мәктәп яшендәге баланы трбияләүгә 9583,0 сум күләмендә пособие түләнелә.

Балага юлда бушка йөрү өчен субсидия бирелә. Бүгенгесе көндә аның күләме 282, 0 сум.

Алда әйтеп үткән  пособиелар һәм субсидиянең куләме ел  саен индексацияләнә.

Татарстан Республикасында  тәрбиягә бала алган гаиләләргә (приемная семья)  ай саен 300 сум күләмендә акчалата түләү каралган.

Тәрбиягә алынган  3 яше  тулмаган балага яки инвалид балага,  30 %  күләмендә өстәмә туләү каралган.

Педагогик яки  медицина белемле тәрбиягә бала алган  ата –аналарга Федераль законда билгеләнгән иң түбән хезмәт хакының 50 %  күләмендә өстәмә туләү  каралган.

Тәрбиягә бала алган  ата –аналарның  теләге буенча биреләсе акчалата пособие атасына  яки анасына гына, яки  ата-аналарның икесенә дә узләре  билгеләгән пропорциядә бирелергә мөмкин.

Ата – аналар тарафыннан узара  килешкән акчалата ярдәм,  тәрбиягә бала алган гаиләгә баланы тапшыру шартнамәсенә язылып куела (Татарстан Республикасы Гаилә кодексы, 146 маддә).

Ата –ана тәрбиясеннән  мәхрүм калган балаларга ташламалар:

  • Югары һәм  махсус урта белем бирү йортларына укырга кергәндә ( бушлай 1 – югары белем,  2 махсус  урта белем алырга);
  • Суворов училищесына һәм кадет мәктәбенә кабул иткәндә;
  • Югары һәм  һөнәри уку йортларына укырга кергәндә әзерлек курсларына йөрү бушлай (18.12.2004, “ Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” ТР  Законы № 63 – ЗРТ).

Югары һәм урта һөнәри белем бирүче дәүләт һәм  муниципаль уку йортларында белем алучы ата –ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тулысынча дәүләт тарафыннан тәэмин ителәләр, шулай ук аларга түбәндәге социаль ярдәм бирелә:

  • белем биру йортларында билгеләнгән стипендия күләменнән 50 % тан да ким  булмаган айлык  стипендия;
  • өч стипендия  күләмендә уку - язу әсбаплары, дәреслекләр булдыру өчен еллык  акчалата ярдәм;
  • өс һәм  аяк киемнәре, йомшак инвентарь һәм  җиһазлар, шулай ук уку йортын тәмамлаганда бер мәртәбә  бирелә торган акчалата ярдәм белән тәэмин итү каралган.

Тәрбиягә бала алган ата –аналарның берсенә инвалид бала (балаларны) карау өчен, язма гариза нигезендә, айга 4  өстәмә түләү ял көне бирелә; аларның дүртесен дә  ата- аналарның берсе яки, көннәрне уз теләкләре белән  узара бүлешеп, икесе дә файдалана алалар. Һәр  өстәмә  ял көне өчен түләү Федераль Закон белән билгеләнгән күләмдә һәм тәртиптә башкарыла.

Соңгы вакытта Республикабыз районнарында тәрбиягә бала  алган гаиләләр арасында күңелсез күренешләр күзәтелә (бала уз –узенә кул салу,  тәрбиягә бала алган  гаиләләр   гаебе белән бала улеме). Бу бик тетрәндергеч күренеш.Тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләрне бик  ныклап өйрәнеп кенә бала биру, бүгенгесе көндә опека һәм попечителлек бүлегенең төп бурычы булып тора.

 Әзерләде

Габдулхакова Миннезия Хасиятовна       

docx
Скачать текст
DOCX,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International