Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

   Карадуган авылында яшәүче Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Уңыш» җәмгыяте рәисе Гомәр Хәсәнҗановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International