Афәрин, шахматчы кызлар!!! 

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Шушы елның 22-23 июль көннәрендә Чистай шәһәрендә республика тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары катнашында шахмат буенча блиц-турнир үткәрелде. 
4 ир-егетебез һәм 2 кызыбыздан торган район шахмат командасының спонсоры булып, елдагыча “Балтач агрохимсервис” җәмгыяте директоры Наил Гыйләҗев ярышка катнашу чыгымнарын тулысынча үз өстенә алды. 
Халыкара мастерлар, кандидатлар катнашкан бу ике көнлек турнирда безнең районның ир-егетләр командасы уңыша ирешә алмады, билгеле. Бу гаҗәп тә түгел, ни дисәң дә, составында бер мастерлыкка кандидат та булмаган команда призга өметләнә алмый шул. Әмма шунысы куанычлы – Салавыч лицее укучысы Азат Хөрмәтуллин үз көндәшләре белән тигез уйнады, бары тик турнир тәҗрибәсе җитмәү аркасында гына очколар аз җыйды. Салават Габдрахманов та турнирда үз югарылыгында калды. 
Ә безне куандырганы – кызларыбызның соклангыч уены булды. Шахмат-шашка тренеры Ландыш Гарифуллина һәм Балтач мәктәбе укучысы Рамилә Шаһимәрдановадан торган команда ике көндә дә көндәшләрен җиңүгә ирешеп беренче урынга чыктылар һәм республика шахмат Федерациясенең Кубогы һәм алтын медальләре белән бүләкләнделәр. 
Аларга каршы уйнаган Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чистай шәһәрләренең командаларында мастер һәм мастерлыкка кандидатлар булуын да исәпкә алсак, алар ирешкән уңыш белән ихластан горурланып, “Афәрин, шахматчы кызлар!!!” дип әйтәсе генә кала. 
Ярышта катнашучы шахматчылар һәм район спорт комитеты иганәче булырга бер сүзсез теләк белдергән “Балтач агрохимсервис” җәмгыятенә һәм аның директоры Наил Гыйләҗевка олы рәхмәтләрен җиткерә.

Автор: Рөстәм Заһидуллин​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International