Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләренә һәм фермерларга ашлама туплау бурычы куелды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Районыбыз кырларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Шул ук вакытта аның артыннан бушап калган кырларны эшкәртү эше дә киң колач белән башланып китте. Көзге чәчүгә ныклап керешергә дә санаулы көннәр калды. Көзге чәчүгә карата район башлыгы үз бурычын куйды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин: "Ашлама кертелмәгән килеш бер гектар мәйдан да чәчелергә тиеш түгел! Шуның өчен бүгенге көндә көзге сабан культураларын чәчү өчен эш башлар алдыннан һәр хуҗалыкның 20 тонна ашламасы булырга тиеш! Киләсе елга югары уңышка өмет баглаган һәр җитәкче бу мәсьәләне хәл итүне бүген үз алдына максат итеп куярга тиеш" дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International