Игътибар!!! Паркта ярминкә булачак

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Ә сезнең балагыз яңа уку елына әзерме?

18 август - җомга көнне бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" республикакүләм акция кысаларында, яңа уку елына әзерлек уңаеннан ярминкә оештырыла. Биредә уку кирәк-яраклары, канцтоварлар, портфельләр, кыз һәм ир балаларга уку формалары, спорт костюмнары, өс һәм аяк киемнәре сатыла. Чагыштырмача арзан бәяләр тәкъдим ителә. 

Казанның "Адонис" өс киемнәре тегү фабрикасы килү көтелә. 

Ярминкә сәгать 8.00дә башланып китәчәк. 

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International