Балтач аэродромы 50 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена 

2017 елның 15 августы, сишәмбе


19 август - шимбә көнне Казан авиация спорт мәктәбенең Балтач практик күнегүләр үтү аэродромы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле тарихи дата уңаеннан, Балтач аэродромында күренекле шәхесләр, мәртәбәле кунаклар катнашында бәйрәмнең ачылу тантанасы булачак. 

Бәйрәм программасының иң күңелле истә калырлык мизгеләре - очкычларның һавадан сәламләве, авиация спорт мәктәбе укучыларының парашюттан сикерүе, очучы-спортчылар һәм инструкторлар чыгышы, ЯК-52, АН-2 самолетларында очу мөмкинлеге булачак. 

Балтач аэродромында бәйрәм сәгать 10.00 да башланып китә. Балтач күгендә төрле маркалы очкычлар үзенчәлекле хәрәкәтләр белән таң калдырачак. Истәлекле мизгелләрне тарихта калдыру өчен самолетлар янында фотога төшү рөхсәт ителә. 

Рәхим итегез!!!
Аэродром территориясенә керү ирекле булачак!!! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International