Сосна кызы Гүзәл Габдрахманова Россия күләмендә узган "Урман гүзәле" конкурсында катнашып өченче урынга лаек булды.
Райондашыбыз, Сосна авылы кызы Гүзәл Габдрахманова Архангельск шәһәрендә узган Россия күләм "Урман гүзәле" конкурсында катнашып, призлы өченче урынга лаек булды. Ул бронза таҗ һәм затлы тун белән бүләкләнгән.