11 Август көнне Арбор авылының Тукай урамында җырлы, шигырьле, уенлы, Шүрәлеле, Су аналы урам бәйрәме үтте. Районыбызга гына түгел, Республикага билгеле шәхес Гарифҗан Мөхәммәтшин, яшь шагыйрәбез Резеда Гобәева, туган авылыбызда яшәп иҗат итүче Руфия Мифтахова иҗатлары белән сокландырдылар . Рәссам Рөстәм Хуҗин кәгазьгә,эбру остасы Эльмира Кәримова суга рәсемнәр ясаттылар. Мәртәбәле кунаклар арасында “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәрире Гөлнара Сабирова, “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларында эшләүче журналист Искәндәр Хәбибуллин,районыбыз китапханәчеләре катнашты. Үзәк китапханә директоры Резидә Мөдәрисовна авыл китапханәсендә “Иң күп китап укучы гаилә”, “Иң өлкән китап укучы”, “Иң яшь күп китап укучы ” ларга , истәлекле бүләкләрен тапшырып китап укучыларыбызны сөендерде.