Хәбибуллин Гыльметдин Хәбибулла улына 14 август көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 15 августы, сишәмбе

   Нөнәгәр авылында яшәүче Хәбибуллин Гыльметдин Хәбибулла улына 14 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районының хәрби комиссариаты вәкиле Фәрит Галимов, гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова, Балтач районы ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәхилә Гафиятуллина, “Кызыл юл” авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе Фердинант Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International