Ор авыл клубында “Тынычлыкның туган көне” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш ае уңаеннан Ор авыл клубында башлангыч сыйныф балалары белән “Тынычлыкның туган көне” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Чара башында балаларга терроризм, экстремизм турында аңлатма бирелде. Балалар ике командага бүленеп үзара ярыштылар. Ахырдан аларга истәлекле бүләкләр - күңелле шигырьләр җыентыгы тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International