ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Бүген - 28 апрель көнне узган Өченче чакырылыш Балтач район Советының егерме икенче утырышында   район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев Балтач муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының торышы турында чыгыш ясады.

8 май көнне  район үзәгендә Җиңү бәйрәменә генераль репетиция һәм өмә уздырылу сәбәпле, 9.00 сәгатьтән алып, 9 майда  15.00 сәгатькә кадәр Ленин урамының Чехов, Такташ, Мәктәп, Совет урамнары кисешкән урыннарда автотранспорт хәрәкәте чикләнә. Шуңа күрә Нариман урамында  ике яклы юл хәрәкәте булачак. 

28 апрель көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советының егерме икенче утырышы булды       

Утырышны   Балтач   район    башлыгы,    район    Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Бүгенге утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре һәм район Советы депутатлары, авыл җирлеге башлыклары   катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

«ДоброГод» акциясе кысаларында  Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хасанова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр.

26 апрель көнне Яңгул китапханәчеләре “И туган тел,и матур тел...” баш астында кичә уткәрделәр.Кичәнең максаты :Тукайның кызыклы әкиятләре,шигырьләре аша балаларны тәртипле булырга,алдашмаска,кеше әйберенә тияргә яраманганлыгын,зур-ларны тыңларга,хөрмәт итәргә өйрәтү иде.Без аның әсәрләре аша аларга бу максатны җиткердек дип уйлыйбыз,укучылар үзләре дә Тукай шигырьләрен укып,әкиятләрен сөйләделәр.Шулай ук китапханәдә китап укучылар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен “Мәңге сүнмәс кояш...” баш астында күргәзмә эшләп куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International