27нче мартта Смәел авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен “Тамчы шоу” үткәрелде. Чарада укучылар Татарстан Республикасы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары һәм татар халкының гореф-гадәт йолалары, әдәбияты буенча алган белемнәрен сынадылар.
20 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 6 сыйныфта укучы балалар белән “Батулланың иҗат бакчасы” исемле әңгәмәгә җыйналдык. Әңгәмәне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башладык. “Коңгырт әтәч” исемле хикәясен укыдык, фикер алыштык.
Бөрбаш авылында яшәүче Шаяхметова Крестина Роман кызына 28 март көнне 90 яшь тулды.